Эзләнү чоры: 1800 елдан алып 1917 елга кадәр.
Эзләнү вакыты: 12 айга кадәр.
Шәҗәрәне 4 нәсел тармагы буенча өйрәнү, барлык билгеле документларны тикшерү. Шәҗәрә китабын язу.
Гаилә тарихы буенча 30 минутлык ролик төшерү. Барлык исемнәрне дә шәхси бизәлештәге шәҗәрә агачында язу. Ата-бабалар яшәгән җирләр буенча маршрут төзү.
Эзләнү чоры: 1800 елдан алып 1917 елга кадәр.
Эзләнү вакыты: 12 айга кадәр.
Эшнең әлеге вариантында әби-бабайларның биографияләрен төгәлләштерү өчен туганнар белән 10 сәгатькә якын интервью уздырыла. Табылган барлык архив мәгълүматлары тикшерелә һәм китап рәвешендә бирелә. Шулай ук шәхси архив тикшерелә; китапка урнаштырылачак 50гә якын документ һәм фотография сайлап алына. Нәсел тарихыннан тыш туган як төбәге һәм торак пунктлары тарихына да зур игътибар юнәлтелә.
Шәҗәрә китабы язу өчен эзләнү
Эзләнү чоры: 1800 елдан алып 1917 елга кадәр.
Эзләнү вакыты: 9 айга кадәр.
База эзләнүдән тыш әби-бабаларның биографияләрен өйрәнүгә дә аерым игътибар бирелә. Совет чоры документлары: шәхси эшләр, автобиографияләр, җыелышларда катнашуны раслаучы беркетмәләр өйрәнелә. Революциягә кадәр чорда база документларыннан тыш әби-бабалар хакында мәгълүматлар тупланган торак пунктларга караган документлар: хәрби хезмәткә чакырылыш исемлекләре, хуҗалыклар хакында язмалар, волость һәм өяз документлары һ.б. Барлыгы 200гә кадәр документ өйрәнелә.
Эзләнү чоры: 1800 елдан алып 1917 елга кадәр.
Эзләнү вакыты: 6 айга кадәр.
Ул стандарт архив документлары (метрика кенәгәләре, ревизия сказкалары, исповедь ведомстволары) белән эшләүне үз эченә ала. 100 гә якын ата-бабаның исеме төгәл ачыклана. Аларның туу һәм үлү көннәре, никахлашу вакытлары, кайсы катлауга караулары, дини юнәлеш, (татарларда нәсел тамгасы) ачыклана. Эзләнү барышында беренче билгеле булган әби-бабай, аларның бертуганнары турындагы һәм шулай ук әти-әниләренең никахлашуын, туганнарның үлемен теркәгән язмалар эзләнә. Алга таба әтисенең тууы турындагы язмага таянып эзләнү дәвам итә һәм чылбыр буенча һәр буын ачыклана. Барлыгы 100гә якын документ өйрәнелә.